Казанда “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды. Әйтергә кирәк, ике елга бер мәртәбә уза торган бу форум Россиянең туризм бизнесы вәкилләре өчен әһәмиятле чара. Быел форумның темасы – “Яңа коммуникацион киңлектә глобаль туризм индустриясе”. Форум РФ Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган. 

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Әлеге форум өченче мәртәбә Казанда үткәрелә, туризм бизнесында һаман да күбрәк белгечләрне җыя. Темасы бик актуаль – бүген туристлар белән коммуникацияләр булдыру, сәяхәтләрне яңа технологияләр белән тәэмин итү, социаль челтәрләр белән эшләү бик мөһим. Бу җәһәттән, партнер сыйфатында, коммуникацияләр өлкәсендә нәтиҗәле карарлар эзләү өчен глобаль мәйданчык булган Давос коммуникацион форумы чакырылды”, - дип белдерде республика башлыгы. Ул форум кысаларында төп юнәлешләрнең берсе туризм тармагына алдынгы IT-технологияләрне кертү булуын билгеләп узды. Татарстанда Иннополис шәһәре, “Иннополис” махсус икътисади зонасының мондый проект өчен нәтиҗәле мәйданчык була алуын шәрехләде.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә быел Дәүләт Советы президиумының беренче тапкыр туризм темасына багышланганын искәртеп узып, аның барышында төбәкләргә йөкләмәләр бирелүе турында белдерде. Р. Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясендә туризм өлкәсендә вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен, эш дөрес алып барылган очракта, аның Россия икътисадында төп юнәлешкә әверелүенә бөтен мөмкинлекләр булуын ассызыклап үтүен искәртте. “Туризм Россия Федерациясе төбәкләре үсешендә яңа драйвер булырга тиеш. Бу максат белән Татарстан Республикасында аерым ведомство булдырылды”, - дип, ТР Президенты 2014 нче елда оешкан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Ивановның Хөкүмәт әгъзасы булуын шәрехләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов, узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 2,5 млн турист кабул итүе турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бу сан тотрыклы тизлек белән арта бара. “Моңа Казан Кремленең, Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүе теләктәшлек итте, шулай ук әһәмиятле спорт вакыйгалары да республикага туристлар агымының артуына этәргеч ясый”, - дип белдерде ТР Президенты. Республика җитәкчесе Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанның 120 меңнән артык кеше кабул итүен билгеләп узды. Ул алда күптөрле чаралар көтеләчәген, 2017 нче елда Конфедерация Кубогы, 2018 нче елда футбол буенча ДЧ, 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узачагын искәртте. “Безнең бурыч – шушы чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыру. Кунакларда республика турында иң якты кичерешләр калуы һәм аларның бирегә әйләнеп кайтырга теләве мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Президент чыгышын тәмамлап, форумда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Алга таба Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Сергей Корнеев чыгыш ясады. Ул форумның Казанда узуы аеруча әһәмиятле булуына басым ясады. Казанга килгән саен, биредә уңай үзгәрешләргә соклануын белдерде, Кремль буйлап йөрүчеләрнең шактый күп булуын билгеләп үтте. Сергей Корнеев ассызыклаганча, 21 нче гасырда яшәүче кеше үз тормышын, эшен туризмнан башка күз алдына китерә алмыйдыр. Аның сүзләренә караганда, дөньяда һәр 11 нче эш урыны туризм, кунакчыллык индустриясе белән бәйле. “Хәзер туризм – яңа эш урыннары булдыру интеграторы”, - ди Корнеев. Ул туристик-мәгълүмати үзәкләрне күбрәк булдырырга кирәк, дип саный. Сергей Корнеев, шулай ук, Татарстан Республикасының барлык туристик проектлар буенча әйдәп баручы сынау төбәге булуына басым ясады. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочидан соң, әлбәттә, Казан килүен билгеләп узды.

Форум ачылышында, шулай ук, чит ил белгечләре дә чыгыш ясады. Алар арасында Италиянең "Pleon" компаниясе президенты Джанни Каталфамо, "TripAdvisor" (АКШ) компаниясенең Италиядәге вәкиле Лорензо Бруфани, диджитал коммуникацияләр буенча дөньяда иң абруйлы шәхесләрнең берсе Шон Гарднер кебекләрне атап узарга була. Ике көнлек форумда, Россиядән тыш, Испания, Бөекбритания, АКШ, Венгрия, Нидерланд, Беларусь һәм Латвиядән белгечләр катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International