ТР Президенты һәм Росавтодор җитәкчесе реконструкциядән соң М7 автоюлының участогын ачты

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 "Идел" автомобиль юлының 957 км - 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.

М7 "Идел" автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км - 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән. 

Участокның озынлыгы - 13 чакрымга якын. Аны реконструкцияләү 2013 елда башланган. Эшләрнең бәясе 2,3 млрд сум тәшкил иткән, финанслау федераль бюджеттан башкарылган. Подряд төзелеш оешмасы итеп "Каздорстрой" ААҖ сайланган.

Реконструкция үткәрелгәч юл участогының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр арткан. Хәрәкәтнең исәпләнгән перспективалы интенсивлыгы тәүлегенә 20 меңнән артык автомобиль тәшкил итә. Реконструкция нәтиҗәсендә әлеге участокта транспорт куркынычсызлыгы артыр һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимер дип көтелә.

Татарстан Президенты автоюл участогын ачу тантанасында чыгыш ясап, федераль М7 трассасы республика өчен зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. "Бу трасса һәм аның торышы республиканың икътисади потенциалы үсешенә йогынты ясый. Бездә Кама кластерын үстерү буенча планнар зурдан. Алдагы 6-7 елда биредә җитештерелгән продукция күләме өч тапкыр артырга - 2 трлн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын җитди әзерләүне таләп итә, шул исәптән автомобиль транспорты өчен дә. Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills көтә. Дөнья чемпионатына кадәр М7 трассасын беренче категорияле юл итәргә теләр идек", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Росавтодор җитәкчесенә күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан юлчыларының профессиональлеге белән М7 трассасын реконструкцияләү буенча эшләр вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылачак дип ышандырды.

Татарстан Президенты автомобиль юлын реконструкцияләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт, тантанада чыгыш ясап, юлчыларны узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм: "Бүгенге вакыйганың контрактта каралган вакыттан алдарак узуы аеруча күңелле - без биредә киләсе елның февраль аенда җыелырга тиеш идек. Бу, һичшиксез, төзүчеләрнең казанышы. Бу эшләрне югары сыйфат һәм югары тизлек белән башкарган республика компаниясе Татарстан чикләрен узып, федераль трассаларда һәм башка төбәкләрдә дә эшли. Бу аларның сыйфаты һәм югары професиональлеге хакында сөйли", дип билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов белән Роман Старовойт иң яхшы төзүчеләргә Татарстан Президенты һәм Федераль юл агентлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.              

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International