Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай шәһәренең тарихи үзәген карап чыкты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Искәртәбез, Чистай федераль әһәмияттәге тарихи җирлек статусына ия. Бөтендөнья үсеш банкы тарафыннан гамәлгә куелган «Кече шәһәрләргә зур инвестицияләр» конкурсы кысаларында шәһәр 50 млн. АКШ доллары отты. 2016-2017 елларда бу акчаларга Чистайның тарихи өлешендә ремонт-реставрация эшләре башкарылачак.
Татарстан Президенты караган беренче объект – купец Чукашев утары. Бина 19 гасырның беренче яртысында төзелгән һәм республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Бөек Ватан сугышы чорында аңа Икенче Мәскәү сәгать заводы эвакуацияләнгән.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, монда Шәһәр тарихы музее булдырырга җыеналар.
Аннары Татарстан Президенты купец Подуруев утарына барды. Бина 1896 елда төзелгән. 2014 елдан бирле бу бинада Шәһәр тарихы музее урнашкан.
Монда киләчәктә «Купец Подуруев утары» дигән Купецлар көнкүреше музее ачарга ниятлиләр..
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар яңартылган Скарятинский бакчасын һәм Советлар Союзы Геройлары аллеясен дә йөреп чыкты. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәһәрне яңарта башлаганнан бирле туристлар агымы артуы турында сөйләде.
Соңгы объект Борис Пастернак мемориаль музее булды, язучы монда 1941 -1943 елларда яшәгән. Музей 1990 елда ачылган. 2010 елда бина тулысынча музейга тапшырылган.
Бинада яңа экспозиция булдырылачак, анда Борис Пастернакның Чистайдагы иҗат юлына аерым басым ясалачак.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәгендә яңа объектлар салу мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бүгеннән шәһәр үзәгендә салыначак барлык объектлар проектларын махсус комиссия караячак, аңа Татарстан Президенты җитәкчелек итәчәк. Мондый практика Татарстан башкаласында берничә ел кулланыла инде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Татинвестгражданпроект» проект институтына Чистай шәһәренең тарихи үзәге чикләрендә планлаштыру проектын эшләргә кушты.
Шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова кешеләр күчерелә торган авария хәлендәге тарихи мирас объектларын саклап калу мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондына һәр очракны аерым-аерым карарга кушты.
Шәһәрнең хәл ителергә тиешле мәсьәләләре арасында искергән инженер челтәрләре дә бар. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына инвентаризация уздырырга һәм коммуникация линияләрен ремонтлауны финанслау мәсьәләсен карарга йөкләмә бирелде.