Илдар Халиков һәм Владимир Мединский Russian Event Awards конкурсы проектларын бүләкләү тантанасында катнаштылар

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ мәдәният министры Владимир Мединский вакыйгаи туризм өлкәсендәге Russian Event Awards илкүләм конкурс проектларын бүләкләү тантанасында катнаштылар. Бу чара “Корстон” (Казан) комплексында узды.

Russian Event Awards - илкүләм премия, профессиональ берлек, туризм өлкәсендәге экспертлар тарафыннан булдырылган. 2015 елда премия дүртенче тапккыр бирелә.

Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Илдар Халиков, быел бу премияне тапшыру урыны буларак Казанның сайлануы өчен рәхмәт белдерде.
“Безнең өчен вакыйгаи туризм аеруча әһәмиятле. Казанда спорт вакыйгалары - башта 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиада, 2015 елда спортның су төрләре буенча ДЧ узды. Башка зур спорт чаралары да Казанга кунакларны бөтен дөньядан җәлеп итә. Бүген туризм бизнесы вәкилләрен Казанда кабул итү безнең өчен сөенечле вакыйга. Безнең дуслык дәвам итәр, дип ышанабыз. Рәхим итегез!”, - диде Илдар Халиков.

Владимир Мединский Россиядә соңгы елларда эчке туризмның җитди үсеше күренә, дип билгеләде.
“Кешеләр яңа тәэсирләр алыр өчен сәяхәт итәләр. Бүген бирелә торган премия уңыш казанды, һәр ел саен күбрәк катнашучылар җыя бара. Бу зур һәм кирәкле эш”, - диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International