2013 елда Казанда узачак Универсиаданың Халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз сараенда урнашачак

2010 елның 17 марты, чәршәмбе

2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиаданың халыкара матбугат үзәге Мәскәү урамындагы Боз cараенда урнашачак. Мондый карарга Казанда 2013 елда узачак Бөтендөнья җәйге универсиаданы массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту мәсьәләләре буенча эшлекле төркем әгъзалары килде. Алар Универсиаданың берничә объектын карап чыкты.

Исегезгә төшерәбез: эшлекле төркем әгъзалары Казанда ике көн булдылар (2010 елның 16-17нче марты). Алар спорт корылмаларын, югары технологияләр даирәсендәге IT-парк бинасын карады, Универсиаданың массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән узган киңәшмәдә "Спортивное вещание" компаниясе генераль директоры, "Росмедиаком"  генераль директоры Василий Кикнадзе "2013 ел Универсиадасына әзерлек тулы көченә бара" дип белдерде.

Ул ярышларның турыдан-туры трансляциясе оештырылачак спорт объектларына таләпләрне бергәләп куерга кирәк диде (ут кую, телекамераларның урнашуы һ.б. параметрлар). Бу телетрансляция югары дәрәҗәдә узсын өчен кирәк.

30нчы апрельгә кадәр 2013 ел Универсиадасының телевизион трансляциясен оештыру буенча финанслауның төп маддәләре һәм күләме билгеләнергә тиеш.

2013 ел Универсиадасының халыкара матбугат үзәген оештуры вазифасы матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгына тапшырылды.

Элемтә чаралары төшерү мәйданнарыннан (спорт объектларыннан) халыкара матбугат үзәгенә кадәр салыначак.

2013 ел студент спорт уеннарын Интернет челтәрендә күрсәтү максаты белән махсус мультимедиа web-ресурс оештыру каралган (аны "Спортивное вещание" компаниясе, Россиянең "Новости" мәгълүмат агентлыгы, 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың башкарма дирекциясе һәм ТР мәгълүмати технологияләр Үзәге эшләячәк).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International