Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады. Ул ел башыннан министрлыкка гражданнардан 14 меңнән артык мөрәҗәгать килүен белдерде, аларда коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз булуы, йортларга капиталь ремонт кирәклеге турында хәбәр ителә.
Алексей Фролов 2015 елның 1 октябренә татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 4 млрд. 755 млн. сум тәшкил итүен белдерде.
Иң зур бурыч Казан (2 млрд. 145 млн. нан артык), Чаллы (658 млн. сумнан артык) шәһәрләрендә, Түбән Кама (330,5 млн. сум) һәм Әлмәт (384 млн. сум) районнарында. Иң аз бурычлы Кайбыч районы (100 меңнән артыграк).
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.