Татарстан Республикасында бөтенсезон чаңгы шуу комплексын төзү перспективалары турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Проектны “Комплексное энергоразвитие” ҖЧҖ белгечләре (КЭР-холдинг, Казан) тәкъдим итте.
Проект буенча әзерлек эшләре инде ел дәвамында алып барыла. Әзерлек кысаларында башка илләр тәҗрибәсе дә (Финляндия, Голландия, Япония), Россиядәге проектларның кайберәүләре дә өйрәнелде.
Татарстанда төзелергә тиешле чаңгы шуу комплексы проекты - социаль юнәлешле булачак беренче шундый проект. Чаңгы шуу комплексыннан җәмгыятьнең барлык катламнары да файдалана алачак, шул исәптән, балалар, яшьләр, пенсионерлар (бу категорияләр өчен ташламалар каралачак).
Комплекс кысаларында спортчыларны әзерләү үзәге, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәге һ.б. үзәкләр эшләячәк.
Бүген төзелеш өчен берничә мәйданчык карала.
Киңәшмәдә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Барыев, Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов, Яр Чаллы мэры Илдар Халиков һәм башкалар катнашты.