Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды
2010 елның 20 марты, шимбә
Бүген Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фондны тәкъдим итү чарасында ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы әгъзалары, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы белән Татарстан Республикасы буенча дәүләт идарәсенең территориаль структура органнары җитәкчеләре, Президент аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары, иҗтимагый берләшмә, милли-мәдәни мөхтәрият, республиканың предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банк системасы, туристлык бизнесы, дини оешма, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары һ.б. катнашты.
Чара “Яңадан торгызу” фондынынң эмблемасын тәкъдим итүдән башланды.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгар белән Свияжск мәдәният һәйкәлләре гомумроссия мәгънәгә ия дип билгеләп үтте. Хәзер бу объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эшләр алып барыла. Ике һәйкәл дә бик матур урында, Идел буенда урнашкан. 922 елда Болгар территориясендә Ислам дәүләт дине буларак кабул ителгән. Бу Россия мөселманнары өчен изге урын.
Болгар белән Свияжск территориясендә кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырыга, тарихи һәйкәлләрне төзекләндерергә һәм туристлар килеп карарлык итәргә кирәк, дип белдерде ТР Президенты. Инфраструктураны җайга салу зарур. Яңадан торгызылган Болгар белән Свияжск безнең якның традицияләре символы булырга тиеш.
ТР Президенты һәр татарстанлының бу изге эштә катнашырга һәм зур кыйммәткә ия һәйкәлләрне яңадан торгызуга үз өлешен кертү мөмкинлеге булуын аеруча билгеләп үтте. Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен яңадан торгызу дәүләт, бизнес, дини һәм җәмәгатьчелек оешмалары өчен зур уртак проект булачак, дип ышана Минтимер Шәймиев.
Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен яңадан торгызу проекты Россия җитәкчелеге - РФ Президенты Дмитрий Медведев белән РФ Премьер-министры Владимир Путин тарафыннан хуплау тапты, дип белдерде Минтимер Шәймиев. Финанслау паритетлы нигездә федераль үзәк белән республика арасында гамәлгә куелачак.
Республика Илбашы сүзләренчә, проектка бизнес бергәлекләренең ярдәме дә кирәк, алар һәрвакыт ТРда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга булышып килде. Зур иганәчеләр үзләре риза булып аерым объектларны торгызуны үз өсләренә алса әйбәт булыр иде. Бу объектларны 2010-2011 еллар дәвамында тапшыру ниятләнә.
“Яңадан торгызылган Болгар белән Свияжск кешеләрне рухи тарту урыны булырга тиеш”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Безнең уртак күркәм эшебезне замандашларыбыз һәм яшь буын тиешенчә бәяләячәк. Без эшкә тотынгач уңыш киләчәгенә ышанам. Без булдырабыз!”
“КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин үз чыгышында читтә калырга ярамый торган эшләр бар дип билгеләп үтте һәм барчабызны ТР Президентының Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен торгызу инициативасын хупларга чакырды. “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова объектларны торгызуга 1 млн. доллар күчерәм, дип белдерде.
“Татнефть” ҖЧҖ 2010 елда фондка 200 млн. сум күчерә һәм 2011 елда да шул кадәр үк. Бу хакта җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев белдерде.
Бу чарада Фондка ярдәм итүне хуплап Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский да видеомөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, республика территориясендә мәдәни һәйкәлләрне саклау Татарстанга гына түгел, ә бөтен Россия өчен мөһим. Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен торгызу проекты – ул бөтен Россия төбәкләре өчен яхшы үрнәк. Михаил Пиотровский “Яңадан торгызу” фондына уңышлар теләде.
Тәкъдир итү чарасында Валентина Перфильева Татарстан ветераннары исеменнән чыгыш ясады, ул да фондка беренчеләрдән булып акча күчерүчеләрнең берсе. Аның сүзләренчә, ветераннар ТР Президентының “Яңадан торгызу” фондын булдыру инициативасын хуплый.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов фондны ачу – ул мәдәни мирасны яңадан торгызу эшендә җитди адым, дип билгеләп үтте. Проект күп көч һәм финанс ресурслар таләп итә. ТР Хөкүмәте фондны финанслау кысаларында 400 млн. сум бүлеп бирде. Акча күчерелгән инде. Бу максатларга юл һәм торак төзелеше инвестицион программалары кысаларында шулай ук 200 млн. сум каралган. Хәзер федераль акчаларны җәлеп итү буенча зур эшләр башкарыла.
“Бүген бик җитди һәм зур программа старт ала. Мин проектның уңышлы булуына һәм безнең барысын да булдыруыбызга шигем юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз