Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2015 елгы күп фатирлы торак йортларда капремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта төгәлләнгән
2015 елның 31 октябре, шимбә
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә бүген күп фатирлы торак йортларда капремонтны тормышка ашыру, башка республика программаларын гамәлгә кертү буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконеренцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
Төп докладны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ясады.
Барыннан да элек, ул хезмәт иминлеге өлкәсендәге хәлләр турында хәбәр итте. ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматлары буенча 2015 ел башыннан 43 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән авыр хәл -26, үлем очрагы -17. ТР дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе һәм ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2015 ел башыннан 1 мең 51 тикшерү уздырылган. Хезмәт иминлеге нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 21 млн. 300 мең суммага 588 карар чыгарылган.12 млн. 395 мең сум штраф алынган.
2015 елда күп фатирлы торак йортларда капремонт программасы буенча эшләр барлык 999 объектта төгәлләнгән, 240,9 мең гражданның торак шартлары яхшыртылган.
Мәктәпләргә капремонт буенча эшләр 2015 елгы программа буенча барлык объектларда төгәлләнгән. Бу программада 42 район катнашкан.
Алексей Фролов 2015 елгы “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру турында да хәбәр итте. Социаль өлкәдәге объектларны уңайлаштыру программасы буенча 102 объектта эш бара, программаның үтәлеше – 97,87%. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә төзекләндерү эшләре буенча 145 объектта эш бара, 130 объектта эшләр төгәлләнгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз