Татарстанда 2010-2020 елларга биотехнологияләр үстерү буенча максатчан программа кабул ителде

2010 елның 22 марты, дүшәмбе
"2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләр үстерү" максатчан программасын бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында кабул иттеләр. Утырышны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Программа "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ инициативасы белән Россия биотехнологлар Җәмгыяте катнашында эшләнгән. Программаның финанслау күләме 30 млрд. сум тәшкил итә.

Утырышны ачканда, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов илдә биотехнологияләр нигезендә продукция җитештерү әһәмиятен яхшы аңлыйлар, дип белдерде. Бу медицина, авыл хуҗалыгы, энергетика, башка өлкәләргә дә кагыла.

Кызганыч, хәзерге вакытта Россия биотехнологияләр нигезендә продукция җитештерү буенча 70нче урында гына тора, дип искә төшерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

2020 елга кадәр эшләнгән Россиянең биотехнология өлкәсен үстерү стратегиясе буенча нано- һәм биотехнологияләр экспорты елына 10%ка кадәр арттырылырга, нано- һәм биотехнологияләр нигезендә җитештерелгән продукция күләме артырга тиеш.

"2010-2020 елларда Татарстан Республикасында биотехнологияләр үстерү" максатчан программасын "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, программаны тормышка ашыру өчен республикада барлык шартлар да тудырылган: авыл хуҗалыгы, җитештерү базасы алга киткән, кирәкле биоресурслар, югары фәнни потенциал бар.

Программаның максаты - Татарстан Республикасында халык хуҗалыгының төп өлкәләренә заманча биотехнология кертүгә нигезләнгән инновацион биоикътисад булдыру.

Рафинат Яруллин программа 10 елга исәпләнгән диде. Ул ике өлештә тормышка ашырылачак: 2010-2015 елларда һәм 2016-2020 елларда.

Беренче этапта Татарстанның биотехнологик кластеры оештырылачак. Аңа биотехнология юнәлешендә эшли торган предприятиеләр керәчәк. Фән, мәгариф һәм җитештерү структуралары белән мөнәсәбәтләр урнаштырылачак, продукцияне кулланучылар һәм сату базарлары билгеләнәчәк. Программада, иң кимендә, республиканың 30 районы катнашыр дип көтелә.

Икенче этапта оештырылган биокластер нигезендә биотөбәк оештырылачак. Әлеге биотөбәктә республиканың барлык районнары да катнашачак.

Программаны дәүләти-шәхси партнерлыкка кагылышлы яңа норматив актлар кабул иткән очракта гына тормышка ашырырга мөмкин. Шулай ук, бюджеттан финанслау һәм дәүләт заказы булырга тиеш. Проектларга дәүләт тә, шәхси оешмалар да ярдәм итәчәк.

Моның өчен республикада биотехнологияләр үстерүгә ярдәм Фонды оешачак, дип белдерде Рафинат Яруллин.

"Программадан көтелгән төп нәтиҗә - инновацион биоикътисад тууы. Ул безгә мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.

Нәтиҗәдә социаль яктан әһәмиятле булган үзебездә эшләнә торган биотехнологик продукция җитештерү, тотрыклы рәвештә үсә торган базар формалаштыру, ризык, дарулар, ягулык кебек продукциягә ихтыяҗ тудыру, биоресурсларны саклау һәм аларны рациональ рәвештә куллану, республиканың биологик тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкин булачак.

"Программаны финанслау күләме 30 млрд. сум тәшкил итә. Шуның 3 миллиарды - федераль бюджеттан, 6 миллиарды - республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан, 21 миллиарды - бюджеттан тыш чыганаклардан", - дип хәбәр итте Рафинат Яруллин.

Программа җиде юнәлеш буенча эшләячәк. Һәрберсендә әйдәп баручы проектлар билгеләнгән. (Беренче юнәлеш - биофармацевтика заводлары, иммунобиологик препаратлар буенча заводлар төзелеше, оптималь туклану үзәкләрен оештыру һ.б.; икенче юнәлеш - агробиотехнологияләр, ветеринар биотехнологияләр һ.б.).

Биотехнологияләр өлкәсенә караган 10 мең эш урыны булдырылыр дип көтелә.

Шушы чорда республикада ике биофармзавод төзергә планлаштыралар. Алар елына 40 млн. кап препарат җитештерәчәк. Шулай ук, ашлык эшкәртү буенча комплексны файдалануга тапшыру каралган. Биредә елына 400 меңнән алып 1 млн. тоннага кадәр ашлык эшкәртеләчәк.

Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәләләр буенча сөйләшүләр берничә предприятие белән алып барыла.

"Ай дәвамында төзелешнең кайда буласын хәл итәрбез", - диде ул.

Моннан кала, республикада максатчан программа кысаларында 500 млн. кубометр күләмендә биогаз җитештерү каралган.

Утырыш барышында Россия биотехнологлар Җәмгыяте рәисе Раиф Василов та чыгыш ясады.

Утырышка нәтиҗәләр ясаганда, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов программаны сөйләшү барышында яңгыраган төзәтмәләрне кертеп кабул итәргә кирәк, диде.

Аның сүзләренчә, киләчәк - биотехнологияләргә бәйле. Программаның кабул ителеп тормышка ашырылуы республика һәм аның икътисады алдында чиксез мөмкинлек ача, диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген кайбер идеяләр хыял булып күренергә мөмкин, ләкин ике-өч елдан соң без нәтиҗәсен күрә алачакбыз, диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International