Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Татарстан һәм Куба хезмәттәшлеге өчен бөтен көчне кулланырга кирәк
2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Куба Министрлар Советы рәисе Рикардо Кабрисас бүген очрашуда Татарстан Республикасы һәм Куба Республикасының киләчәктәге хезмәттәшлеге мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Очрашу Куба Хөкүмәте бинасында узды.
Илдар Халиков Кабрисас әфәндегә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен тапшырды һәм бу очрашуны оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Куба Татарстан өчен мөһим икътисади партнер булып тора, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Куба белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында бурыч куелганын искә төшерде.
Очрашу барышында ике яктан да катнашучылар “КАМАЗ” һәм “Казан вертолет заводы” ҖАҖ продукцияләре белән тәэмин итүне киңәйтү, мәгълүматлаштыру, фармацевтика һәм медицина, туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Үз чиратында, Рикардо Кабрисас хәбәр иткәнчә, Куба Хөкүмәте мәгълүматлаштыру өлкәсендә, шул исәптән “Электрон Хөкүмәт” проекты буенча Татарстанның алдынгы тәҗрибәсе белән кызыксына.
ТР Премьер-министры шулай ук нефтехимия, медицина һәм сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерүне тәкъдим итте.
Очрашуда Куба ягыннан сәнәгать, элемтә, танспорт, тышкы сәүдә, икътисад һәм планлаштыру министрлыклары вәкилләре катнашты.
Татарстан делегациясе составында ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, Экспорт корпорациясе, “Татхимфармпрепарат”, “КАМАЗ” һәм “Казан вертолет заводы” ҖАҖләре вәкилләре бар иде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз