Татарстан Хөкүмәте Йортында торак-коммуналь хезмәтләре сыйфаты өлкәсендәге өч проектны карадылар

2010 елның 23 марты, сишәмбе

Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын ничек арттырырга? Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.

Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады.

Ул киңәшмәдә катнашучыларга торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү өлкәсендәге вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән ТР Хөкүмәте карарлары проектларының берничәсен тәкъдим итте.

Равил Моратов  торак фонды белән идарә итү даирәсендә идарә итүче компанияләр арасында көндәшлекне үстерү турындагы ТР Министрлар Кабинетының карар проекты турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, идарә итүче компанияләрне электрон сәүдә аша сайлау эшен тизрәк җайларга кирәк. Моннан кала, әлеге карар проекты буенча мәҗбүри рәвештә ачык булырга тиешле мәгълүмат төрләре билгеләнергә тиеш (мисал өчен, идарә итүче компания нинди хезмәтләр өчен һәм нинди күләмдә яшәүчеләрдән акча ала).

Икенче карар проекты халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын арттыру һәм аларның хакын билгеләү тәртибен хәл итә. Карар проектында торак-коммуналь хезмәтләре бәяләрен билгеләү буенча методик киңәшләр дә тәкъдим ителә.

ТР Министрлар Кабинетының өченче карар проекты торак-коммуналь хезмәтләре өчен вакытында түләп баручы гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.

Равил Моратов түләмәүчеләр белән килеп туган вәзгыятьнең анализланганын хәбәр итте. Түләмәүчеләр арасында күп очракта тотрыклы кереме булган һәм торак-коммуналь хезмәтләре өчен түли ала торган гражданнар очрый. Иң тәртипле түләүчеләр, кагыйдә буларак, пенсионерлар. Карар проекты буенча түләмәүчеләр белән социаль контракт төзү каралган. (Бу эшсез гражданнарга торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләргә мөмкинлек бирәчәк.)

Моннан кала, Равил Моратов билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләре өчен җитди бурычлары булган гражданнар өчен торак фондын оештыру кирәк. Аларны шушы торакка күчерергә мөмкин булачак.

Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев Лениногорск шәһәренең уңай тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

ТР профсоюзлар Федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова да берничә тәкъдим кертте.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүген каралган карар проектларының көн кадагында торганын һәм актуаль булганын билгеләп үтте. Ул муниципаль берәмлекләрнең торак-коммуналь хезмәтләре сыйфаты өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International