Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең 10 ноябрьдә буласы һөнәри бәйрәменә багышланган бу тантанада шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры генерал-майор Артем Хохорин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов бүген машиналарның ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең районнардагы бүлекчәләре һәм дежур частьләренең оператив хезмәт эшчәнлеген тәэмин итү өчен тапшырылуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, хокук саклау органнары бүлекчәләренең оперативлыгы, эшчәнлегенең җайга салынганлыгы, нәтиҗәлелеге, күп очракта, матди-техник тәэминат дәрәҗәсенә бәйле.
“Җәмәгать куркынычсызлыгын, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, хокук бозу очракларын профилактикалау, җинаятьләрне ачу – боларның барысы да безнең шәхси контрольда. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләре – югары профессиональ белгечләр. Безнең максат исә сезнең нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итү. Без сезгә ышанабыз, таянабыз һәм киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез. Бик зур рәхмәт сезгә!” – диде ТР Президенты.
Артем Хохорин бүген тапшырыла торган автомобильләр партиясенең күпчелек өлешенең республика бюджеты хисабына алынганлыгына игътибар юнәлтеп, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының траспорт, компьютер техникасы, хезмәти биналар белән тәэмин ителеш ягыннан Россиядә әйдәп баручы эчке эшләр министрлыклары рәтендә булуын ассызыклады. Бүгенге чарадан соң Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча идарәсенең капиталь төзекләндерелгән “Азино” полиция бүлеге, иртәгә Балтач полиция бүлегенең яңа бинасы ачылачагын искәртеп үтте. “Боларның һәммәсенең артында республика җитәкчелегенең, Рөстәм Нургали улының шәхсән ярдәме тора. Без өченче ел рәттән полициянең авыл участковыйлары өчен административ-торак комплекслар төзүгә юнәлтелгән программаны гамәлгә ашырабыз. Аны киләсе елга да дәвам итәргә ниятлибез”, – дип сөйләде ТР буенча эчке эшләр министры. Ул билгеләп узганча, кагыйдә буларак, җинаятьчелек активлыгы артуга китерә торган икътисади яктан катлаулы вазгыятькә карамастан, Татарстан җинаятьләр саны буенча Россиянең иң тыныч төбәкләренең берсе булып кала бирә. Моннан тыш, юлларда һәлак булучылар, җәрәхәтләнүчеләр һәм имгәнүчеләр саны кими.
Генерал-майор полицейскийларга мөрәҗәгать итеп, бүген тапшырылган тимер атлар киләчәк эшчәнлегегездә уңыш китерер, дигән ышаныч белдерде һәм якынлашып килгән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.