Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан белән Польшага бизнес өлкәсендә актив эшләү зарур"

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Польша бизнес-бергәлегенә ике республика арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Татарстанга килү зарур. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Катажина Пелчинска-Наленч белән очрашуда белдерде.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан белән Польшаны күптәнге эшлекле элемтәләр бәйли, элек республикаларның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре әйдәп баручы позицияләрне били иде, дип искәртте. "Татарстанда Европа һәм Америка компанияләре эшли, ә Польшаныкы юк. Инновацион эшчәнлек, мәгълүматлаштыру, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы кебек юнәлешләрнең потенциалы зур, дип саныйбыз. Хезмәттәшлек итү юнәлешләре җитәрлек, аларны үстерү өчен сезнең сәфәрегез этәргеч булачагына ышанам", - диде ул.
«Татарстан илкүләм рейтинге инвестицион җәлеп итүчәнлек буенча алдынгы позицияләрне били. Тышкы сәяси вазгыятькә карамастан, безнең илдә инвесторлар ниндидер катлаулылыклар белән очрашмый", - дип белдерде ул.
5-8 ноябрьдә Казанда Польша киносы көннәре турында Рөстәм Миңнеханов, үзара хезмәттәшлекне теләсә нинди формасын хуплавын белдерде. "Икътисади мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрен үстерү зарур. Студентлар, белем бирү программалары белән алмашу мөһим. Сезнең спортчылар 2013 елда Универсиадада һәм быел Спортның су төрләре чемпионатында катнашты. Бу безнең элемтәләрнең уңай үрнәге. Безгә бизнес өлкәсендә актив эшләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ул. Польшада яшәүче татар диаспораларына ярдәм итү һәм Сабан туе кебек бәйрәмнәрне үткәрү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерде.
"Без Европа партнерларыбызга игътибарлы, безнең өчен бу мөнәсәбәтләрне саклау зарур. Без Польша бизнесменнары делегациясен кабул итәргә һәм чит ил компанияләренең Татарстанда ничек эшләүләрен күрсәтергә әзер. Безнең товар җитештерүчеләр яңа базарларны үзләштерүдә кызыклы булырга мөмкин. Польшада Татарстан территориясендә һәм, гомумән, Россиядә чынга ашырырга мөмкин булган кызыклы проектлар күп дип саныйм", - диде ТР Президенты.
Катажина Пелчинска-Наленч, беренче тапкыр Татарстанда булуын һәм Россиядә бу үзенчәлекле төбәк, дип белдерде. "Мин Татарстан турында күп ишеттем, күп кенә күрсәткечләр буенча республика һәрвакыт Россиядә беренче төбәк буларак белдерелә, бигрәк тә бизнес-климат, инвесторларга, чит ил партнерларына мөнәсәбәт буенча. Шуңа күрә Польша өчен Татарстан - аеруча мөһим төбәк. Безнең республикалар арасында хезмәттәшлек өчен потенциал зур һәм аның тиешенчә кулланылмавы белән килешәм. Ике ай элек без Татарстаннан берничә фирма вәкилләрен чакырдык, киләсе елда безнең Сәүдә-сәнәгать палатасы сезнең республикага Польша бизенесы вәкилләренең визитын әзерли", - дип билгеләп үтте ул.
Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган очрашу турында сөйләделәр. "Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү - бу соңгы 20 елда Польшада үсеш алган юнәлеш һәм ТР да да үсеш ала. Биредә хезмәттәшлек өчен потенциал бар дигән нәтиҗәгә килдек, Польша бизнесы ТР да кызыклы партнерлар таба ала. Бүген Татарстанда үткәрелә торган сәүдә чаралары һәм ярминкәләре турында белдек, безнең бизнес вәкилләренә барлык мәгълүматны тапшырабыз, биредә бизнес өчен булдырылган мөмкинлекләр турында сөйлибез", - диде ул.
Катажина Пелчинска-Наленч Рөстәм Миңнехановка Татарстанда яшәүче Польша диаспорасына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты республиканың икътисади потенциалы, чит ил инвесторларын һәм чит ил партнерларын җәлеп итү, туризмны үстерү, 2019 елда Казанда узачак WorldSkills Competition Дөнья чемпионаты турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International