ТР Хөкүмәте Йортында "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышы узды

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
РФ спорт министры Виталий Мутко Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсе белән кәнәгать булуын белдерде.

"Без әзерлек барышы белән кәнәгать. Республикага зур сораулар юк", - дип белдерде ул бүген "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышында белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Министр башта билгеләгәнчә, Татарстан физик культура һәм спорт, эре спорт чаралары үзәгенә әйләнә. "Казанның эре спорт чараларын уздыруда уникаль тәҗрибәсе булу шатлыклы. Казанда заявка ясаучылар саны кимеми - безгә мөрәҗәгать итәләр, тәкъдим итәләр", - диде ул. 

Республика, Виталий Мутко фикеренчә, уеннар календаре буенча зур дәрәҗәдә ышанычка казанды. Әйтик, Казан Конфедерация кубогында 4 матч кабул итәчәк, шуларның берсе төркемнәр этабында Россия илкүләм җыелма командалар матчы. Дөнья чемпионаты кысаларында Казанда 6 матч узачак: 4 квалификация матчы һәм ике топ - финалның 1/8 һәм 1/4. 

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышына килгәндә, министр беренче чиратта футболга "Казан Арена" стадионын кайтаруны ассызыклады. Бүгенге көндә, В.Мутко билгеләгәнчә, FIFA таләпләренә туры килерлек итеп газонны әзерләү мөһим. Моннан тыш, РФ спорт министры стадионны электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә йөкләде. Аңа "Крыловка" подстанциясеннән яңа линия уздырылачагы турында хәбәр иттеләр. 

Ул шулай ук ассызыклаганча, Татарстан үз өстенә дүрт тренировкалар өчен базалар әзерләүне алды: "Казан" тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында, "Балкыш" санаториенда ТР буенча ЭЭМ тренировкалар базасында, "Ак Барс" клубы базасы "Хезмәт резервлары" стадионында һәм "Идел" яшьләр үзәгендә. 

Казанда шулай ук өч тренировка кырлары була: Үзәк стадионда, "Рубин" стадионында һәм "Электрон" стадионында. "Киләче ел уртасына кадәр бөтен тренировкалар мәйданчыкларын проектлау эшләре тәмамланырга тиеш", - дип йөкләде Виталий Мутко. 

Клиентлар төркемнәрен Казанда урнаштыру мәсьәләсе буенча Виталий Мутко кыска вакытта отельләр һәм  FIFA операторы арасында килешүләр төзүне тәмамларга кушты. Бүгенге көнгә 6 килешү имзаланган, тагын 7сен имзаларга кирәк. 

"Без эшне беләбез. Безгә чыннан да ышаналар - бездә Конфедерацияләр кубогы, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты финалының 1/8 һәм 1/4 матчлары уза. Бу вакыйгалар Казан тарихында әлегә булмаган һәм киләчәктәз булырмы әле, билгесез. Бу җанатарлар һәм үзебез өчен дә мөһим - һәр зур чаралар шәһәрне үзгәртә. Бик игътибар белән әзерләнергә кирәк", - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International