Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов "Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды
2015 елның 6 ноябре, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Казан" агросәнәгать паркы" ААҖндә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
Казанда һәм республика районнарында һәр шимбә була торган ярминкәләр, бу атнада 6 ноябрьдә уза. Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм ТР агросәнәгать комплексының эре оешмалары арзанрак бәядән үз продукцияләрен тәкъдим итә. Казан" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә кооператорлар һәм шәхси җитештерүчеләр бай ассортимент, шул исәптә, яшелчә, ит, казылык эшләнмәләре, сыр, он, ярма, бал, май, йомырка, сөт продуктлары һ.б. тәкъдим итә.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, товарларның бәясе, ассортименты, сыйфаты белән танышты.
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, агымдагы елда ярминкәләр оештыручылар һәм катнашучылар бу социаль проектны гамәлгә ашыруга җаваплы карады, дип билгеләп үтте.
"Ярминкәләр Казанның берничә мәйданында эшли, әлбәттә, иң уңайлысы - "Казан" агросәнәгать паркы. Ярминкәдә катнашучылар күп, халык та актив. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бәяләр турында алдан сөйләштек, иң мөһиме, азык-төлек сәүдә нокталарына караганда, 20 процентка арзанрак булырга тиеш. Аз керемле кешеләр эре сәүдә челтәрләрендә даими рәвештә азык-төлек ала алмый. Ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен даими һәм куркынычсыз сату өчен мәйданчык тапты", - дип сөйләде ул журналистларга.
Бу проектның социаль мөһим булуы турында министр, шәһәрнең ярминкәләр уза торган башка мәйданчыкларын яхшырту эшләре алып барырга кирәк, дип билгеләп үтте.
"Кайдадыр тыгыз, кайдадыр яктылык җитми, кайдадыр юллар начар. Әлегә мондый проблемалар бар. Шәһәр хакимияте ярминкәләр үткәрү белән кызыксына. Алар безнең мөрәҗәгатьләргә игътибар бирә һәм мондый проект өчен рәхмәт белдерәләр. Проект яхшы, ул шәһәрдә яшәүчеләргә, авыл хаҗалыгы җитештерүчеләренә дә кирәк", - дип ассызыклады вице-премьер.
"Бер уйлаганда, Казанга килеп үз продукциянне сату чыгымлы эш. Кемдер продукцияне сатарга әзерләүдә махсуслашырга, ә кемдер ярминкәдә сәүдә итәргә тиеш. Киләчәктә шулай булачак, дип уйлыйм. Моның өчен финанс ресурслары булган һәм бу эш белән шөгыльләнергә теләгән кешеләр табарга кирәк", - диде Марат Әхмәтов.
Татарстан кулланучылар берлеге предприятиеләре "Казан" агросәнәгать паркы" ААҖнә ярминкәгә 4 млн сумлык продукция китерергә планлаштырган, моның өчен 30 машина җәлеп ителәчәк.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз