Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Балык Бистәсендә «Кулон-Агро» яңа терлекчелек комплексында булды
2015 елның 6 ноябре, җомга
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Балык Бистәсе муниципаль районында «Кулон-Агро» ҖЧҖ терлекчелек комплексында булды.
Яңавылдан ерак түгел урнашкан комплекс агымдагы елның августында эшли башлады. Ул 1,2 мең мөгезле эре терлеккә, шул исәптә 500 баш сыерга исәпләнгән.
Инвестор «Кулон» ЯАҖ комплекс төзелешенә 220 млн сум акча сарыф иткән, шул исәптә 65 млн сум - нәселле терлек сатып алуга.
Бүгенгә терлекчелек комплексында 650 баш терлек бар. Биредә бер сыердан тәүлегенә 17 литр сөт савып алына. Киләчәктә терлекчелек комплексы 3,5 мең тонна сөт һәм 250 тонна ит (тере авырлыкта) җитештерәчәк.
Ел саен комплекс 80, 5 млн сум акча эшләргә планлаштыра, еллык керем - 25 млн сум.
Әлегә терлекчелек комплексында 50 кеше эшли. Комплекс тулы көченә эшләп киткәч персоналлар саны 65 кеше булачак. Уртача айлык хезмәт хакы - 19,2 мең сум, план егәрлегенә ирешкәч ул 25 мең сум тәшкил итәргә тиеш.
Барлык биналар янгын куркынычсызлыгы һәм экологик таләпләргә туры килә.
Татарстан Президенты терлекчелек комплексында төп объектларны карады, сыерларны һәм бозауларны тоту шартлары һәм технологияләре белән танышты. Рөстәм Миңнехановны вице-премьер – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Вәлиев, "Кулон" ЯАҖ җитәкчесе Альберт Фәхретдинов озатып йөрде.
Терлекчелек комплексы территориясендә Татарстан Президенты Балык Бистәче районы авыл җирлекләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз