Татарстанда 2015 елның 10 ае эчендә терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды

2015 елның 7 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча терлекчелек тармагы эшенә бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йомгак ясады.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 
Марат
Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елның 10 аенда республикада 297 мең тонна (104%) терлек һәм кош ите җитештерелгән, 992 мең тонна сөт (4 ноябрьгә 1 млн. тонна) (104%) савылган, 733 млн. данә йомырка алынган  (111%).
2015
елның 1 ноябренә Татарстан Республикасында 745 мең баш эре мөгезле  терлек (101%) бар, шул исәптән сыерлар – 245 мең баш, 443 мең баш дуңгыз (102%), сарыклар һәм кәҗәләр 50 мең баш (112%), кошлар – 13,1 млн. баш (105%).
Марат
Әхмәтов киңәшмәдә катнашучылар игътибарын республикада шәхси хуҗалыкларда сөт бирүче терлекләр саны кимүгә юнәлтте, соңгы 5 елда,  ярдәм күп күрсәтелсә дә, 17 мең башка кимегән,.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2015 елның октябренә кайбер мунициципаль районнар буенча җыелма савылган сөт күләме һәм продуктлылык динамикасы турында сөйләде. Шулай итеп, өч районда Әтнә, Мамадыш, Әгерҗе районында сөт саву күләмнәре арткан. Октябрьдә Әлки, Кукмара, Питрәч һәм Саба районнарында бу күрсәткеч аз гына кимегән.
Аннары Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларны республика терлекчелек тармагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Нәтиҗәлелек дәрәҗәсе 2014 елга 5 төп җитештерү күрсәткечләре буенча бәяләнде (100 га авыл хуҗалыгы җирләренә карата сөт, ит җитештерү; ит 1 шартлы эре мөгезле терлек башына; сөт бирүче терлек продуктлылыгы; 100 баш сыерга бозаулар саны). Барлык муниципаль районнар буенча күрсәткеч баллары 3 категориягә бүленә: 1 категория – 200 һәм аннан күбрәк балл; 2 категория –149дан алып 195 баллга кадәр; 3 категория –140 баллдан ким.
2014 ел йомгаклары буенча беренче категориягә Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш, Апас муниципаль районнары керә.
Икенче категориядә – Яңа Чишмә, Зеленодольск, Арча, Алабуга, Түбән Кама, Әлки, Теләче, Чүпрәле, Югары Ослан, Әгерҗе, Питрәч, Чистай, Азнакай, Ютазы һәм Биектау муниципаль районнары.
140 баллдан ким – Алексеевск, Баулы, Лаеш, Балык Бистәсе, Тәтеш, Нурлат, Аксубай, Лениногорск, Сарман, Зәй, Әлмәт, Кама-Тамагы, Бөгелмә, Спас, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән һәм Менделеевск муниципаль районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International