Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда акробатик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды
2015 елның 7 ноябре, шимбә
Бүген Казанда, "Баскет-холл"да акробитик рок-н-ролл буенча Европа һәм Дөнья чемпионатлары ачылды.
Ярышлар ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкил Михаил Бабич, РФ ФҖ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Свищев, РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, Бөтендөнья рок-н-ролл конфедерациясе президенты Мириам Керпан Изак һәм Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл федерациясе президенты Алексей Воробьев катнашты.
Халыкара ярышларны ачып, Михаил Бабич, ел саен Россия халыкара спорт турнирларын күбрәк кабул итә, дип билгеләп үтте. РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле соңгы вакытта Универсиада һәм Спортның су төрләре чемпионаты үткәрелүен үрнәк итеп күрсәтте. Акробатик рок-н-роллның спорт төре күптән түгел генә пәйда булуына карамастан, Россия командалары һәм спортчылары бүген лидер булып тора.
"Бүген республикада гына түгел, гомумән Россия өчен дә истәлекле вакыйга. Казанга спортның яңа төре килде, ул зур кызыксыну уята. Бу чараны үткәрү спортның бу төре үсешен активлаштыру мөмкинлеге бирә. Безнең башкала, Казан, безнең кешеләр, безнең тамашачылар сезгә ошар һәм сезгә бирегә килеп яңа ярышлар үткәрәсегез киләчәгенә ышанам", - дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов.
Акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионаты 7 һәм 8 ноябрьдә Казанда уза. Анда Россия, Швейцария, Бельгия, Чехия, Венгрия, Молдова һәм Словения кебек 7 илдән 568 спортчы катнаша.
Дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашучыларга «Формейшн-девушки», «Формейшн-женщины» һәм «Формейшн-микст» элиталы дисциплиналарында чыгыш ясыйлар.
"Татар-Информ" МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз