Бүген ике документка да ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Концерн “Авиаприборостроение” ААҖ генераль директоры Андрей Тюлин белән “Концерн “Радиоэлектронные технологии” ААҖ җитәкчесе Николай Колесов тарафыннан кул куелды.
Очрашудан соң Андрей Тюлин хәбәр иткәнчә, һәр ике программа да биш елга исәпләнгән. Аның сүзләренчә, предприятиеләрдәге җитештерү күләменең кимүе “хуҗалар аркасында да, килеп туган вәзгыять аркасында да, ягъни концерн формалашу нәтиҗәсендә күзәтелгән”. Бүгенге максат исә - 2015 елга җитештерү күләмнәрен өч тапкыр арттыру.
Николай Колесов предприятиеләрне техник яктан яңарту Программасы кысаларында 700 млн. сум тирәсе акча бүленеп бирелгәнен әйтте. Бу Татарстан Республикасы, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе һәм башка чыганаклардан килгән акчалар.
“Боларның барысы да программада чагылыш тапкан. Әлеге акча предприятиеләрне үстерү өчен этәргеч булыр, дип өметләнәбез”, - диде Николай Колесов.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “бүген әлеге предприятиеләрнең еллык җитештерү күләме 800 млн. сум тәшкил итә, 2015 елга алар 3 млрд. 800 млн. сумга җитәчәк, дип планлаштырабыз”, дип белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.