Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклубның чираттагы утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты, ул Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Искәртәбез, медиаклуб 2010 елның декабрендә оештырылган иде. Ул йөздән артык журналистны – Мәскәү һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Алар барысы да йә Татарстаннан чыкканнар, яисә төрле вакытларда Татарстан Республикасында укыганнар һәм эшләгәннәр, йә Россиянең башка төбәкләреннән чыккан татарлар.
Медиаклуб рәисе – «Российская газета» баш мөхәррире Владислав Фронин, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.
Утырыш башланганчы Татарстан Президенты Мәгарифкә һәм мәдәнияткә ярдәм буенча Исмәгыйль Әхмәтов фондында булды (Brent City үзәге бинасы). Рөстәм Миңнехановка балаларны музыкага һәм сәнгать тарихына өйрәтү залларын күрсәттеләр, шулай ук сәләтле авторларга ярдәм системасын да тәкъдир иттеләр.
Аннары бу хакта Татарстан Республикасы Президенты белән медиаклуб әгъзалары очрашуында да сөйләштеләр.
Утырыш барышында бүләкләү тантанасы да узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «Фидакарь хезмәт өчен» медален «Российская газета» баш мөхәррире Владислав Фронинга тапшырды («Российская газета»га 25 ел уңаеннан). «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә Ренат Лайшев та лаек булды – аңа 55 яшь.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты белән «Яңа гасыр» («ТНВ») ТРКның Мәскәүдәге филиалы коллективы бүләкләнде (корпункт ачылуга 15 ел). «Хөрмәтле «ТЯГ»ның Мәскәүдәге филиалы хезмәткәрләре! Татарстан файдасына уңышлы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезнең республиканың иҗтимагый-сәяси, икътисадый, спорт һәм мәдәни тормышын чагылдырудагы һөнәри актив һәм эчтәлекле эшегез ихтирамга лаек. Сезнең Мәскәүдәге илебез һәм чит илләр массакүләм мәгълүмат чаралары, Россия башкаласы җәмәгатьчелеге белән иҗат багланышларын үстерүгә карата игътибарыгыз – бик шатлыклы күренеш», - диелә, аерым алганда, Рәхмәт хатында.
Үз чиратында «Яңа гасыр» («ТНВ») ТРКның Мәскәүдәге филиалы директоры, Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Дина Газалиева Татарстан Республикасы Президентына истәлекле бүләк – Мәскәүдәге корпунктны оештыру турында 15 ел элек Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Премьер-министры буларак имзалаган күрсәтмәсе күчермәсен тапшырды.
«Без Татарстан Республикасының шундый куәтле мәгълүмати ярдәме булуга бик шатланабыз – бу сезнең хезмәттәшлеккә ачык булуыгыз һәм әзерлегегез нәтиҗәсе, диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Татарстан турында күп беләләр, бүген ул – илнең үзенә иң җәлеп итүчән һәм алга баручы регионнарыннан берсе. Хәзер республикада бөтендөнья масштабындагы вакыйгалар була, без алар турында 10 ел элек, бәлки, хыялланмаганбыздыр да. Безне таныйлар, шул исәптән сезнең ярдәм белән дә».