Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды
2010 елның 24 марты, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ арасында үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды. Документны ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Майкрософт Рус” ҖЧҖ президенты Николай Прянишников имзалады.
Килешү буенча Татарстан Республикасы белән үзәкләштерелгән лицензияләштерелгән килешүнең эшчәнлеген озынайту каралган. Ул өч ел дәвамында гамәлдә булачак һәм Microsoft продуктларын һәм технологияләрен кулланып Татарстан дәүләт хакимияте органнарының эшен тагы да камилләштерергә ярдәм итәчәк. Бу “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын тормышка ашыруда чираттагы адым да.
Документ ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы вице-президенты Вахе Тороссян белән очрашу вакытында имзаланды.
Вахе Тороссян Татарстан Республикасының компания үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән беренче төбәк булганын искә төшерде. Бу 2006 елда булды. Бүген мондый килешүләр башка төбәкләр белән дә төзелгән, ләкин, Вахе Тороссян белдерүенчә, Татарстан мәгълүмати технологияләрне куллану һәм гамәлгә кертү буенча “беренче номер” булып кала.
Microsoft компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы вице-президенты Вахе Тороссян Ленин ис. Казан дәүләт университетына да барып кайтканын, шулай ук, студентлар белән аралашканын һәм IT-паркның яңа бинасын караганын әйтте. Аның сүзләренчә, Казандагы офис, бәлки, IT-парк территориясенә күченәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.