Казан кар һәм бозлавык белән көрәшү өчен юл техникасы белән тәэмин ителгән

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе
Кышкы чорда явым-төшем күләме норма дәрәҗәсендә булса, Татарстан башкаласында юл техникасы белән тәэмин ителеш 100 % тәшкил итә. Бу хакта бүген Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Брифинг Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. 

Спикер сүзләренчә, шәһәрдә дүрт подряд оешмасы билгеләнгән, аларның 566 берәмлек юл техникасы бар. "Кирәк булса, без техника санын 1000 берәмлеккә җиткерә алабыз. "Буран" планы игълан ителсә, ягъни нормадан артык явым-төшем яуса, самосваллар һәм погрузчиклар белән тәэмин ителүгә килешүләр төзелде".

И. Куляжев сүзләренчә, Казанда карны утилизацияләү өчен алты кар эретү пунктлары әзерләнгән, алар тәүлек буе эшли торган була. Шулай ук карны туплау өчен 12 мәйданчык әзерләнгән. "Алар нормадан артык явым-төшем булса, кирәк була", - дип аңлатты ул. 

Ул ассызыклаганча, беренче категория юллары һәм үзәктәге иҗтимагый транспорт йөри торган юлларны бозга каршы материаллар һәм реагентлар белән эшкәртәчәкләр. Икенче категория юлларын - кварталлар эчендәге юллар һәм авыллардагы юлларны - ком-тоз катнашма белән эшкәртәчәкләр. Юлларның 100 процентын да химик реагентлар белән эшкәртүгә әлегә акча җитми, дип белдерде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International