Татарстанда федераль юлларны кышкы чорда тәэмин итү өчен юл техникасының әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инжентеры Александр Анисимов белдерде. Ул искәрткәнчә, идарә федераль юлларның 1023 километрын тәэмин итә, аларны кышкы чорда тиешле дәрәҗәдә тоту өчен алты подряд оешма эшли.
Спикер сүзләренчә, автоюлларны кар һәм кар калдыкларыннан чистарту өчен 313 берәмлек техника кулланылачак. "Ком базаларында 132 мең тонна ком-тоз катнашмасы, шул исәптән тоз - 26 мең тонна, ком - 105 мең тонна әзерләнде. Бозга каршы материал тулы күләмдә әзерләнгән", - диде ул. 22 ком базасы эшли, юлларда 29 метеостанция урнаштырылган. " Ел саен метеостанцияләр саны арта", - дип искәртте А.Анисимов.
Аның сүзләренчә, 1 км федераль юлны елы буе тәэмин итү өчен 500 мең сум акча кирәк. Быел автоюлларны яктыртуга 300 млн. сум тирәсе бүлеп бирелгән."Федераль юлның буеннан-буена күперләр, транспорт чишелешләре, торак пунктлар яктыртылган. Трассаларга килгәндә, мондый мәсьәлә әлегә юк", - диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.