Илдар Халиков Йорк университеты мактаулы ректоры, 5-100 проекты халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән очрашты

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Премьер-министры  Илдар Халиков Англия сәламәтлек саклау илкүләм хезмәте рәисе, Йорк университеты мактаулы ректоры, 5-100 проекты халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрыы урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.

Малколм Грант республика җитәкчелегенә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу аның Казанга беренче визиты булуны әйтте.

Илдар Халиков үз чиратында хәбәр иткәнчә, мәгариф мәсьәләләре Татарстан Республикасы өчен өстенлекле санала. Аннары яклар югары  квалификацияле белгечләр әзерләү, кадрларны укыту, хәзерге заман белем бирү сыйфаты турында фикер алыштылар. 

Искәртәбез, Йорк университеты мактаулы ректоры, 5-100 проекты халыкара советы әгъзасы Малколм Грант Казанга ике көнлек визит (2015 елның 10-11 ноябре) белән килгән. Визита барышында ул Фундаменталь медицина һәм биология институтында, Химия институты кампусында булачак, шулай ук   К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International