Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, 2010 елның февралендә Ашхабадта Россия Федерациясе Татарстан Республикасының Тулывәкаләтле вәкиллеге ачылганын искә төшерде. Бу Төрекмәнстан һәм Татарстан арасындагы фән һәм мәдәният өлкәләрендәге багланышларны һәм икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту максаты белән башкарылды.
Ул Төрекмәнстанның Россия Федерациясендәге вәкиленә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен җиткерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Театр каршындагы мәйданчыкта кунакларны тематик иҗади номерлы балалар хореография ансамбльләре каршы алды.