"Татарстан Республикасы халкына тугрылыклы итеп хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын, Татарстан Республикасы дәүләт суверенлыгын сакларга, Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм Татарстан Республикасы кануннарын үтәргә, миңа тапшырылган Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм".
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына котлаулар белән Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулывәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы һәм башкалар чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.