Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде

2010 елның 25 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Минтимер Шәймиев барлык Татарстан халкы һәм үз исеменнән Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде.

"Татарстан кебек республиканың җитәкчесе булу - мәртәбәле, җаваплы эш, - диде тантанада Минтимер Шәймиев. - Рөстәм Миңнехановның тормыш тәҗрибәсе, эшли алу сәләте, компетентлыгы, кешелек сыйфатлары безнең Президентыбызның республика һәм Россия Федерациясе халкы мәнфәгатьләрендә уңышлы эшләячәгендә шик калдырмый".

Минтимер Шәймиев зур фәнни-техник, сәнәгый, аграр, менә дигән кадрлар потенциалы булган Татарстан Россияне барлыкка китерүче төп төбәкләрнең берсе булганын билгеләп үтте.

Безнең республика яңа Россия Федерациясе оешкан чорда сәяси, социаль-икътисадый реформаларның авыр юлын узды. Федераль үзәкнең конструктив мөнәсәбәте ярдәме белән дәүләт бердәмлеген саклап калырга мөмкин булды. Милләтара татулык нигезендә Татарстанның зур тизлек белән алга китүенә ирешеп булды, диде Татарстанның беренче Президенты.

Ул Россия президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведевларның мөһим роль уйнаганнарын аеруча билгеләп үтте.

"Булган хәлләрне тамырдан аңлау, шәхсән миңа карата булган мөнәсәбәтләре Татарстан кебек катлаулы дәүләт берәмлегендә еллар дәвамында, хәтта гасырлар дәвамында тупланып килгән проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде, - дип дәвам итте Минтимер Шәймиев. - Нәтиҗәдә Россия дәүләте формалашуының төрле этапларында татар халкының ролен бозып, берьяклап күрсәтергә тырышу очраклары инкарь ителде".

Ул  Россия икътисады үсешенә Татарстан керткән өлешенең елдан-ел арта баруын ассызыклады.

Татарстан зур үсеше аркасында чит илләрдә дә таныла алды. 1000-еллык Казан 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулады. Казанны лаеклы рәвештә Россиянең өченче башкаласы дип атыйлар.

"Татарстан республика территориясендә гомер итүче халыкларның милләтара һәм динара татулыгын күрсәтүче үзенчәлекле модельгә әйләнде", - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасы Президенты ролен тасвирлап ул бөек Тукай сүзләрен кулланды:
       "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,
        Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын".
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International