Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада төзелә торган нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында булды

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында төзелеп килгән нефтьнең авыр калдыкларын тирәнтен эшкәртү комплексында  булды. Искәртәбез: әлеге стратегик инвестицион проектны "ТАИФ-НК" ААҖ ("ТАИФ" компанияләр төркеме) тормышка ашыра.

Яңа комплекска нигез ташы 2012 елның ноябрендә салынган иде. Аның составына гудрон гидрокрекинг җайланмасы, водород җитештерү җайланмасы, күкерт җитештерү җайланмасы, шулай ук кайбер ярдәмче җайланмалар һәм товар-чимал парклары керә. Яңа комплекста елына 3,7 млн тонна нефть авыр калдыклары тирәнтен эшкәртеләчәк. "ТАИФ-НК"та нефтьне тирәнтен эшкәртү 95 процентка кадәр артачак.

Комплекс нигезенә нефтьнең авыр калдыкларын ачык югары сыйфатлы нефть продуктлары, шул исәптән "Евро-5" стандарты таләпләреннән түбән булмаган дизель ягулыгы итеп эшкәртергә мөмкинлек биргән алдынгы технологияләр салынган. Ул файдалануга тапшырылганнан соң, "ТАИФ-НК"та нефть эшкәртү процессы калдыксыз диярлек булачак. Предприятиенең табышы ике тапкыр күбәеп, 700 яңа эш урыны булдырылачак.

Хәзер комплекс төзелеше аеруча актив фазада, ул 2016 елның IV кварталында эшли башларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International