Рөстәм Миңнеханов визитының төп максаты - клуб инфраструктурасы белән танышу.
Рөстәм Миңнеханов укыту-тренировка базасында җәй көне тәмамланган төзекләндерүне уңай бәяләде.
Шуннан Татарстан Президенты клубның алга таба планнары һәм үсеше мәсьәләләре буенча кыскача киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Казан мэры һәм "Рубин" ФК президенты Илсур Метшин, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм "Нефтехимик" ФК президенты Тимур Шиһабетдинов катнаштылар. Аерым алганда, "Нефтехимик" ФК инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды.