Татарстан Президенты Түбән Камада яңа күп катлы йортларга күчү тантанасында катнашты

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа күп катлы йортларга күчү тантанасында катнашты (47 нче  микрорайон, Фикрәт Табиев урамы).

Фикрәт Табиев урамындагы 9 нчы йортка күчү тантанасында шулай ук Түбән Кама мэры Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль  директоры Азат Бикмурзин һәм шәһәр, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барысын да бу мөһим вакыйга белән котлады һәм бүген фатирларга күчүнең яңа схемасы эшли башлауны искәртте. «ТАИФ» компаниясе социаль ипотека программасы буенча үзенә өстәмә йөкләмәләр алды һәм йортларны Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән бергә төзиячәк.   

«Бу – уникаль схема, ул, әлбәттә, зур финанс кертемнәре таләп итә, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма җитештерүдә иң мөһиме – кешеләр, безнең предприятиеләр өчен югары квалификацияле кадрлар, киләчәкнең яхшы  перспективалары, икътисадның киләчәктәге үсеше, республика,  предприятиеләр, шәһәр бюджетлары. Мин ышанам ки, бу йортлар сыйфатлы итеп төзелгән, минемчә, монда кешеләр сөенеп яши алсын, сөенә-сөенә балаларын үстерсен өчен тиешле инфраструктура кирәк, ә без алар өчен сөенәчәкбез».

Түбән Каманың 47 нче микрорайонында ел азагына кадәр 8 йорт тапшырылачак, барлыгы 47 нче һәм 49 нчы микрорайоннарда гомуми мәйданы 237 мең кв. метр булган 37 торак йорт гамәлгә кертеләчәк. Бу – ун катлы 120 фатирлы йорт. Монда «ТАИФ» компанияләр төркеменә керүче Түбән Кама шәһәрен барлыкка китергән предприятиеләр хезмәткәрләре яшәячәк. Фатирлар корпоратив торак сәясәте кысаларында компания хезмәткәрләренә ташламалы шартларда бүленәчәк.   

Төгәлрәк: http://e-nkama.ru/news/252/36598/           

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International