Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында килешү имзаланды
2010 елның 26 марты, җомга
Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында килешү бүген Казанда, Татарстан Республикасы Хөкүмәте бинасында имзаланды.
Документка кул кую вакыйгасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али катнашты.
Ислам үсеш банкы ягыннан килешүне - Ислам үсеш банкы компанияләр төркеме вәкилләре, ә Татарстан Республикасы ягыннан ТР Инвестиция-венчур фонды һәм "Казан шәһәренең бюджеттан тыш программалар дирекциясе" имзалады.
Әхмәд Мөхәммәд Али Ислам үсеш банкының Татарстан белән хезмәттәшлек итүе Россия Федерациясенең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәген билгеләп үтте.
Документка кул кую вакыйгасыннан соң Ислам үсеш банкының шәхси инвестицияләр буенча бүлек җитәкчесе Халәд Әл Әбуди журналистларга Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясе башкарачак беренче проектның Казанда Хәләл продукция үзәген оештыру булачагын хәбәр итте. Алга таба Татарстан башкаласында махсус Күргәзмә үзәген оештыру планлаштырыла.
Халәд Әл Әбуди шулай ук инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсенең Ислам финансларының II Халыкара саммитында күтәреләчәген дә әйтте. Аны Казанда июнь азагында үткәрергә ниятлиләр (26-29нчы июньдә).
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.