Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футболчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчысы Гёкдениз Карадениз белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Гёкдениз Карадениз республикада профессиональ һәм балалар спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук  «Рубин» футбол клубын киләчәктә үстерү темасын да кузгаттылар.

Гёкдениз Карадениз Татарстан Республикасы Президентына республика җитәкчелегенең профессиональ спортчыларга, шул исәптән футболчыларга күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов та Гёкдениз Караденизгә футбол клубы составында уйнаган өчен рәхмәт әйтте һәм «Рубин»га киләчәк уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International