Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Александр Михеев белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары Вячеслав Козлов, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры урынбасары - "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Михеев Россия вертолет төзелешенең, шул исәптән "Вертолетлар заводы" ГАҖнең алга таба үсеш мәсьәләләре турында суйләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International