Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ 24 банкы президенты - идарә рәисе урынбасары Вячеслав Воробьев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында ВТБ 24 банкының төбәктәге эшчәнлегенең стратегиясе һәм максатлары, төбәк өчен мөһим программаларны гамәлгә ашыру кебек мәсьәләләр турында сүз барды.
Моннан тыш, Вячеслав Воробьев төбәктә ВТБ 24нең яңа идарәчесен тәкъдим итте - Михаил Юрьевич Марин.