Татарстанда барлыгы 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

2015 елның 14 ноябре, шимбә

 

Шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртү темплары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Нотыкчы билгеләп үткәнчә, шикәр чөгендерен алу дәвам итә. 58 мең гектардан барлыгы 900 гектар калган. 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган, уңыш уртача – 345 ц/га.

«Зәй районында (410 ц\га, барлыгы - 345 мең тонна), Тукай районында (400 ц\га), Тәтеш (381 ц\га), Түбән Кама (368 ц\га) районнарында иң зур уңыш», - диде ул.

Николай Титов билгеләп үткәнчә, заводларга 1,4 млн. тонна чөгендер илтеп җиткерелгән. 1,1 млн. тоннасы эшкәртелгән инде. 162 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу 2014 елга караганда 42 мең тоннага артык.  

Шулай ук нотыкчы хәбәр иткәнчә, бүген 15 мең га орлыклык кукуруза һәм 10 мең гектардан артык көнбагыш тамырда килеш калган. Дымлы һава торышы эшләрне акрынайта.   

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Районнарда техниканы саклауга кую буенча комиссия тикшерүе уздырылган. Актаныш, Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Нурлат, Саба  районнарында техника нормаларга туры китереп саклауга куелган. Шул ук вакытта Аксубай, Зеленодольск, Мөслим, Менделеевск районнарында элементар кагыйдәләр дә үтәлмәгән.

Муниципаль районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, техниканы әзерләгәндә импортны алмаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, чит илләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлаучылар шактый кыйбат. Хәзерге шартларда үз илебездә чыгарылган альтернативаны эзләргә кирәк. Бу хезмәт күрсәтү үзәкләренә дә кагыла, диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International