Рөстәм Миңнеханов: Дәүләтнең һәм халыкның уртак көчләре белән генә террористик янауларга каршы торырга мөмкин

2015 елның 14 ноябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы көрәш   комиссиянең һәм Татарстан хокук саклау органнары җитәкчеләренең координацион киңәшмәсенең уртак утырышы уздырылды. 
Утырышта катнашучылар республика территориясендәге вәзгыять турында, транспорт инфраструктурасы объектларының террорга каршы тору мәсьәләләре, кешеләр күп була торган объектларның һәм урыннарның мөмкин булган потенциаль куркыныч дәрәҗәсе буенча фикер алыштылар.
Утырыш барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге объектларның якланышы буенча өстәмә чаралар әзерләргә һәм гражданнарның сизгерлеген арттыру буенча комплекслы эш алып барырга кушты. «Бары тик дәүләтнең һәм халыкның уртак көчләре белән генә террористик янауларга каршы торырга мөмкин», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 
Утырыш азагында билгеләп үтелгәнчә, бүгенгә хокук саклау органнары гражданнар иминлеген тәэмин итү чараларын күрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International