Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген кич Финляндия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2015 елның 15-16 ноябрьләре). Рөстәм Миңнеханов Финляндия башкаласы Хельсинкида берничә эшлекле очрашу һәм сөйләшүләр уздырыр дип көтелә. Аерым алганда, Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашу планлаштырылган.
Иртәгә ТР Президенты Аалто Университетына бара, анда Финляндия кече һәм урта компанияләрен үстерү өчен акселератор Design Factory эшчәнлеге белән таныша, Startup Sauna бизнес-акселераторны карый, анда эшкуарлыкка ярдәм программаларын тәкъдир итәчәкләр.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Финляндия-Татарстан эшлекле форумында катнаша, аны Россиянең Финляндиядә сәүдә вәкиллегендә уздыру каралган.
Хельсинкигадагы Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллинв, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм башкалар бар.