Рөстәм Миңнеханов: "ЮИТ" компаниясенең югары сыйфатлы төзелеш эшләренә Татарстанда да ихтыяҗ булуы ихтимал

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида "ЮИТ" концерны президенты Кари Каунискангас белән очрашты. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек визит белән Финляндия башкаласында. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, "ЮИТ" компаниясе - Татарстанның күптәнге һәм ышанычлы партнеры. 

"Сезнең компания Татарстандагы күп санлы социаль һәм торак объектлар төзелешендә катнашты", - дип билегләде Татарстан Президенты. Ул "ЮИТ" компаниясе белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметен белдерде. 

"Кризислы күренешләргә карамастан, Россия һәм Татарстанда төзелеш базары алга таба актив үсәчәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - "ЮИТ" компаниясе төзелеш эшләренең югары сыйфатына һәрвакыт та ихтыяҗ бар". 

Татарстан Президенты шулай ук фин партнерларына чираттагы төзелеш мәйданчыгы итеп Иннополис шәһәрен карарга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу перспектив юнәлеш. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "Смарт Сити Казан" кебек мәйданчык та үсәчәк. 

Кари Каунискангас үз чиратында Рөстәм Миңнехановка Хельсинкида очраша алулары өчен рәхмәтен белдерде. Икътисадта тискәре вәзгыять булуга карамастан, Казанда безнең компания эшләре яхшы бара, диде ул, компания төзелешне дәвами итә һәм алга таба төзелешне алып бару өчен җир кишәрлекләрен ала. Хәзерге вакытта "ЮИТ Казан" ҖЧҖ Казанда "Современник" эре торак комплексы проектын гамәлгә ашыра, былтыр "Гармония" ТК төзелеше башланды. Киләсе елда Совет районындагы кишәрлектә "ЮИТ" төзелеш эшләрен башлый. 

 Кари Каунискангас төзелеш өлкәсендәге белгечләрне әзерләүдә Финляндия тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте. Ул сөйләгәнчә, Финляндиядә инженер белгечлегендәге университетлар студентлары "ЮИТ" компаниясе объектларныда практика алалар. Шуннан югары уку йортын тәмамлагач, аларны компаниягә эшкә алалар. 

Рөстәм Миңнеханов КДАТУ студентларына мондый рәвештә Казандагы "ЮИТ" компаниясе объектларында практика узуларын тәкъдим итте. 

"Сез - югары дәрәҗәле профессиональ компания, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген Төзелеш өлкәсендә стандартлар дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Бу куркынычсызлык таләпләренә игътибарлырак булырга ярдәм итәчәк, гомумән белгечләр дәрәҗәсен һәм җаваплыкны арттырачак. Мондый практика барышында студентлар эре компанияләрнең ничек эшләвен аңлый алачак". 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген торакларны зур күләмдә "ТАИФ" компаниясе Түбән Камада хезмәткәрләренә төзиячәк. Ул "ЮИТ" җитәкчелегенә бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International