Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида Тekes финанс технологияләр һәм инновацияләр агентлыгы (Финляндия) җитәкчелеге белән очрашты.
Тekes агентлыгы 1983 елдан бирле эшли, ул - Финляндиядә тикшеренүләр, эшләнмәләр һәм инновацияләр өлкәсендә эшчәнлекне финанслаучы дәүләт оешмасы.
Тekes илнең инновацион предприятиеләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларына юнәлдерелүче финанс чараларны бүлү өчен җавап бирә.
Тekes генераль директоры Пекка Соини очрашуда агентлыкның Финляндиядә инновацион алымнарны һәм проектларны финанслаучы иң зур оешма. Финляндиянең инновацияләр өлкәсендәге бөтен танылган проектларының 65 % Тekes агентлыгы белән финанслаган.
Пекка Соини агентлык эшчәнлеге турында презентацияне тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, Тekes "Сколково" белән ныклы хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан белгечләрне Тekesка проектларны экспертизалау өлкәсендә Финляндия хезмәттәшләре тәҗрибәсен өйрәнү өчен җибәрергә тәкъдим итте. Бу безнең өчен мөһим тема, диде ул.