Рөстәм Миңнеханов Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашты

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Хельсинкида Финляндия Республикасы Президенты Саули Ниинистё белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Финляндия Президентына очрашу өчен һәм тулаем әлеге визит барышында Финляндия җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. 

Ул хәбәр иткәнчә, Хельсинкига килгән Татарстан делегациясе составында – республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре һәм башкалар.

Аннары яклар Россия-Финляндия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Финляндия арасында киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.   

Белешмә өчен:

Финляндия – Татарстанның Көнбатыштагы әйдәүче партнерларыннан берсе. 2010 елның ноябрендә Финляндия Президенты Тарья Халонен ханым Казанга килеп китте.

Икътисадый хезмәттәшлек кысаларында 15 ел элек Финляндиядә Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге ачылды.

Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Татарстан-Финляндия эш төркеме эшләп килә. 2015 елда Хельсинкида һәм Казанда аның утырышлары узды.

2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Финляндия арасында тышкы товар әйләнеше 1 млрд. долл. АКШ тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International