Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндиягә эш сәфәре кысаларында «Эврика» (Heureca) мәгариф һәм технологияләр үзәгендә булды.
«Эврика» (Heureca) мәгариф һәм технологияләр үзәге – Финляндиянең иң популяр рекреацион объектларыннан берсе һәм бөтендөньяда популяр фәнни үзәк. «Эврика» 1989 елның 28 апрелендә гади кешеләр өчен ачылган һәм шул елны ук анда 430 000 кеше булып киткән.
Рөстәм Миңнехановка үзәкне булдыру тарихы турында, интерактив экспозицияләр һәм фундаменталь фәннәргә багышланган башка аттракционнар турында сөйләделәр.
«Эврика» (Heureca) мәгариф һәм технологияләр үзәге Хельсинки янәшәсендәге Вантаа шәһәрчегендә урнашкан һәм финнар һәм чит илләрдән килгән туристлар, шул исәптән балалар арасында да бик популяр санала. «Эврика»дагы барлык күргәзмәләр дә интерактив, ә төп экспозициядә физика, астрономия, химия, биология һәм математикага багышланган берьюлы 200 экспонат урнаштырылган. Шунда килүчеләр үзләре кәгазь әзерләү процессында катнаша, төрле математик мәсьәләләр чишә, химик тәҗрибәләр куя алалар.
Монда «Галилей» фәнни паркы, 3D сферик санлы экраны булган планетарий һәм башкалар бар.
Үзәк ел әйләнәсендә эшли. Монда уртача елына 300 000 кеше килеп китә.