Бүген Татарстан Республикасы Президенты, "Татнефть" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йорты бинасында узды. Утырыш барышында гыйнвар һәм февраль айларында компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре ясалды, 2010 елның апреленә һәм икенче кварталына бюджет расланды, "Татнефть" ААҖнең 2009 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм кризиска каршы чаралар Программасының үтәлеше каралды.
2009 елда 25 млн. 850,4 мең тонна нефть табылган. Бу 2008 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 84,3 мең тоннага күбрәк.
280 нефть табу скважинасы гамәлгә кертелгән, алар ярдәмендә 422,6 мең тонна нефть табылган.
Хисап чорында Татарстан Республикасыннан читтә урнашкан 23 яңа скважина борауланган.
Сүриядә нефтьнең яңа чыганагы ачылган.
Ливиядә 2 тәҗрибә скважинасы борауланган. Беренчесен сынап караганда, нефть агымы тәүлегенә 103 куб. м тәшкил иткән. Икенчесендә әлеге сан тәүлегенә 130 куб. метрга җиткән.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 67,9 млрд. сум керем алынган. Бу узган ел белән чагыштырганда, 18 млрд. cумга күбрәк. Барлык дәрәҗә бюджетларга түләнгән салымнар күләме 175,7 млрд. сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына тапшырылган салым күләме 21,7 млрд. сум тәшкил иткән. Бу 2008 ел белән чагыштырганда, 12%ка күбрәк.
"ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелешен исәпкә алганда, "Татнефть" компанияләр төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 104,3 млрд. сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда, 32,3 млрд. сумга күбрәк.
"Татнефть" ААҖң төп максаты - нефть табу эшендә яңа алдынгы технологияләр кертү. Бу бораулау, чыганаклардан файдалану, скважиналарны капиталь ремонтлау, нефть күләмен арттыру ысулларына кагыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.