Татарстан территориясендә салым керемнәре, 1990 ел белән чагыштырганда, 100 тапкыр арткан. Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Идел буе федераль округында салым түләүләре җыю буенча беренче урынны һәм Россиядә алтынчы урынын били, ә эшчәнлекнең нәтиҗәлелек күрсәткечләре буенча иң нәтиҗәле территориаль салым органнары исәбенә керә. Бу хакта Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин РФ Салым органнарының 25 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.
Искәртеп үтик: салым органнары Россиядә 1990 елның 21 ноябрендә гамәлгә куелды.
Марат Сафиуллин ассызыклаганча, бүген салым хезмәте дәүләт финанс системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итүче, илкүләм проектларны чынга ашыру һәм социаль проектларны финанслауны тәэмин итүче звеноларның берсе.
Бүген Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе карамагында 120 мең чамасы оешма (25 елда аларның саны биш тапкырдан да арткан), 87 мең шәхси эшмәкәр һәм 3,8 млн физик зат.
Марат Сафиуллин билгеләгәнчә, Татарстанда салым органнары эшендә ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәттеләр һәм әле дә шулай. Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе шулай ук республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, хакимият һәм муниципаль берәмлекләр органнары белән тыгыз элемтәдә тора.
“Салым хезмәте – бу динамик үсеш алучы, заманча технологияләр, яңа аналитик инструментлар һәм алымнар, салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтүнең камилләштерелгән ысуллары кулланучы структура. Бүген без төзегән салым системасы иң алдынгыларның берсе дип горурлык белән әйтә алабыз”, - диде Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.
Салым органнары эшенең перспективасына килгәндә, якын арада салым түләүчеләр өчен сизелерлек үзгәрешләр булачак, күпчелек салым органнары белән элемтә яңа электрон форматка күчәчәк, дип белдерде Сафиулин. Барлык хезмәтләр дә салым хезмәтенең рәсми сайтында салым түләүчеләрнең шәхси кабинетлары, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша күрсәтеләчәк.
“Республикадагы салым сәясәте киләчәктә дә бизнес һәм дәүләт мәнфәгатьләрен үтәүгә, республиканы үстерү өчен финанс нигезе булдыруга, эшмәкәрлек активлыгы үсешенә, республиканың, гомумән, илнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә, нәтиҗәдә, тормыш дәрәҗәсен, халыкны социаль яклауга юнәлдерелгән”, - диде Россия Салым федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе.