Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды

2010 елның 29 марты, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Президенты - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Утырышта Россия Фәннәр Академиясе академигы Илья Моисеев чыгыш ясады. Аның чыгышы ягулыклар индустриясе һәм нефтехимия мәнфәгатьләрендәге бактериаль синтез мәсьәләләренә багышланган иде.

Директорлар Советы әгъзалары шулай ук "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ еллык акционерлар җыелышына әзерләнү мәсьәләләрен карады.

Электрон сәүдә мәйданчыгы турында доклад белән "ТР дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча агентлык" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясады.

Татарстан Президенты - "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов директорлар Советының чираттагы утырышы 29нчы апрельгә планлаштырганын хәбәр итте. Әлеге утырышта өч мәсьәлә каралыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International