Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты куркынычсызлык хезмәте җитәкчесен һәм Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесен билгеләде
2010 елның 29 марты, дүшәмбе
Бүген, 29нчы март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты куркынычсызлык хезмәтенең яңа башлыгын - Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесен билгеләде. Ул - Мөслих Ситдыйков. Рәхимов Р.Г. башка эшкә күчү сәбәпле әлеге вазифадан азат ителде.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты ТР Президенты һәм ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеген яктырту вазифаларын ТР Президенты матбугат хезмәтенә күчерү турындагы Указга кул куйды.
Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең яңа җитәкчесе - Андрей Кузьмин. Моңа кадәр ул ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтен җитәкләде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.