Максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасы өч ел дәвамында эшләнде. Марат Сафиуллин Россия Федерациясендә мондый программаларның әле булмаганын билгеләп үтте.
Механизм теге яки бу максатчан программаның никадәр үтемле итеп эшләвен, аны кайчан туктатырга кирәклеген, программа эшчәнлегенең төп параметларын үзе билгели.
Максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасы бюджет чыгымнары, программалар белән идарә итү, аларны күзәтү, контрольдә тоту мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов максатчан программаларны исәпкә алу буенча дәүләт автоматлаштырылган системасын республика министрлыкларында гамәлгә кертүне хуплады. "Бәлки, бу система камил түгелдер, - диде ул. - Ләкин ул министрлыкларда эшли башлагач, без аны шомартачакбыз".
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә Татарстан Республикасы Рәисе дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендияләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.
Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе ахырына якынлаша. Сабан культуралары 1 млн.611 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 94%. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.