Рөстәм Миңнеханов «Российская газета» га 25 ел тулу тантанасында катнашты

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла, анда ул «Российская газета»га нигез салуга 25 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. 

Чарада шулай ук федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре,  федерациянең күп кенә субъектларыннан кунаклар, массакүләм мәгълүмат  чаралары вәкилләре, тармак ветераннары катнашты.

Татарстан Республикасы, регионнарның берсе буларак, «Российская газета» белән тыгыз элемтәдә тора. Искәртәбез, нәкъ менә Казанда үз вакытында «Российская  газета»ның беренче мөхәррирләр пункты ачылган иде.

Элегрәк, 2015 елның 10 ноябрендә, Рөстәм Миңнеханов «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронинга Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International