Рөстәм Миңнеханов «Российская газета» редакциясе» ФДБУ генераль директоры Павел Негоицены Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Российская газета» редакциясе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе (ФДБУ) генераль директоры Павел Негоицены массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасының дәүләт бүләге – «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Российская газета»га нигез салуга 25 ел тулуга багышланган тантанада катнашты.

«Российская газета»ны 25 ел тулу уңаеннан Сергей Нарышкин, Сергей Собянин, Юнус-Бек Евкуров, Сергей Степашин һәм башкалар котлады, 25 ел тулуга багышлап, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бу басмага зур интервью биргән. Газета адресына котлауларны Россия Федерациясе министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук Мәскәү һәм бөтен Русия Изге Патриархы Кирилл да юллаган.

Төгәлрәк - http://25.rg.ru/#/2015/1/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International