15нче апрельдән алып 14нче майга кадәр Татарстанда федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

2010 елның 30 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасында 15нче апрельдән алып 14нче майга кадәр федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юлларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк. Традицион рәвештә үткәрелә торган язгы чикләүнең максаты - юлларны һәм юл объектларын катлаулы язгы чорда саклап калу.

Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы Азат Галиәхмәтов хәбәр итте.

Брифинг видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Азат Галиәхмәтов 2010 елда чикләү транспорт чарасының гомуми авырлыгы буенча түгел, ә күчәрнең максималь йөге буенча кертелгәнен билгеләп үтте. Ул 5 тоннадан да артмаска тиеш.

Рөхсәтләр Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллыда биреләчәк (беренче биш көндә рөхсәтләр бирү эше тәүлек әйләнәсендә башкарылачак, соңрак исә әлеге эш билгеле бер тәртип буенча барачак).

Моннан кала, республиканың фередаль һәм төбәк юлларында ЮХИДИ белән берлектә авырлык контроле буенча 22 стационар һәм күчмә пост оештырылачак.

Республика юлларындагы "чокырлы" ремонтка килгәндә исә, ул 2010 елның 1нче июненә төгәлләнергә тиеш. Эшләрнең төп күләме 2010 елның 1нче маена инде тәмамланган булырга тиеш.

2009 елда "чокырлы" ремонт кысаларында 318 мең кв. м юл ремонтланган булса, 2010 елда планга 335 мең кв. м юл кертелгән.

Республикада "чокырлы" ремонт эшенә инде керештеләр.

Төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 26нчы марттан бирле ремонт эшләрен "Татавтодор" ААҖнең Чирмешән, Апас, Буа, Арча, Чүпрәле, Түбән Кама, Питрәч участоклары, "Татнефтедор" ҖЧҖнең Азнакай, Зәй бүлекләре һәм Яшел Үзән районындагы "Каздорстрой" ААҖ башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International